19 февральдә Татарстан Республикасының Архив эше буенча Дәүләт комитеты тарафыннан игълан ителгән «Минем шәҗәрәм» генеалогик тикшеренүләр республика конкурсы башланды. Конкурсның максаты-шәҗәрә традицияләрен саклау һәм үстерү, гаилә элемтәләрен һәм буыннар бәйләнешен ныгыту, тарих белән кызыксынуны үстерү, архив чыганаклары белән эшләүгә җәлеп итү. Бу бәйге республика архивчылары тарафыннан үткәрелде һәм Татарстанда һәм аннан читтә дә җәмәгатьчелек тарафыннан зур кызыксыну уятты.