2019 нче елда структур бүлекчәләрнең эш йомгакларын ясау чикләрендә «Чистай РҮХ» ДАССОның балалар сырхауханәсендә хисап җыелышы булды. Утырышта «Чистай РҮХ» ДАССОның баш табибы Рәис Мостафин, педиатрия ярдәме буенча баш табиб урынбасары Наталья Толкина, балалар поликлиникасының хезмәткәрләре катнаштылар.
Балалар поликлиникасы мөдире Ольга Гаврилова 2019 нче елда балалар поликлиникасының эш йомгаклары һәм 2020 нче елга бурычлар турында доклад белән чыгыш ясады.
Җыелыш барышында Ольга Ивановна педиатрия хезмәтенең узган елдагы төп эш күрсәткечләре турында хәбәр итте. Хәзерге вакытта балалар поликлиникасы 14259 кешедән торган 0 яшьтән 18 яшькә кадәрге балалар халкына хезмәт күрсәтә, дип билгеләп үтте Ольга Ивановна, балалар поликлиникасы балалар халкының иммунопрофилактикасы буенча елны уңышлы тәмамлады. Прививкаларның Милли календаре кысаларында балалар халкының тиешле дәрәҗәдә прививка ясатылуына ирешеләчәк. Балалар поликлиникасы мөдире демографик күрсәткечләргә, балигъ булмаганнарны профилактик медицина тикшерүләренә һәм ятим балаларны диспансерлаштыруга җентекләп тукталды.
Балалар поликлиникасының мәктәп-мәктәпкәчә учреждениеләренә хезмәт күрсәтү бүлегенең башкарылган эше турында бүлек мөдире Светлана Проничева чыгыш ясады. Үз чыгышында Светлана Константиновна гомуми белем бирү оешмаларында, балалар бакчаларында һәм мәктәпләрдә балаларның сәламәтлеге торышы турында сөйләде.
Йомгаклау сүзе белән Чистай ҮРХ баш табибы Рәис Мостафин чыгыш ясады. Ул балалар поликлиникасы эшенең уңай нәтиҗәләрен билгеләде, шулай ук 2020 нче елга төп бурычларны билгеләде.
Җыелыш ахырында алдынгы медицина хезмәткәрләрен бүләкләү тантанасы булды. «Чистай РҮХ» ДАССОның Мактау грамотасы белән сәламәтлек саклау системасында 2019 нче ел өчен эш йомгаклары буенча казанышлары өчен лаек булды
балалар поликлиникасының мәктәп-мәктәпкәчә учреждениеләренә хезмәт күрсәтү бүлеге фельдшеры Татьяна Карташова. Сәламәтлек саклау системасында озак еллар намуслы хезмәте өчен «Чистай РҮХ» ДАССОның Рәхмәт хаты белән балалар поликлиникасының ЭВМ операторы Ирина Сөнгатуллина бүләкләнде.
«Чистай РҮХ»ДАССОның матбугат хезмәте.