«Чиста болыннар» тыюлыгы хезмәткәрләре укучыларга су-сазлык җирләренең әһәмияте турында сөйләделәр.

2020 елның 20 феврале, пәнҗешәмбе

19 нче февральдә «Чиста болыннар» дәүләти табигать тыюлыгы хезмәткәрләре ТР ЧММР «2 нче гимназиясе» нең 2 нче сыйныф укучылары өчен экологик белем сәгате үткәрделәр. Бөтендөнья су-сазлы җирләр көне кысаларында алар укучылар өчен кызыклы һәм файдалы лекция әзерләделәр.

Лекция барышында тыюлык хезмәткәрләре укучыларга табигатьтә сазлыклар кирәклеге турында сөйләделәр, сазлыкның төп кыйммәтен – су туплау һәм аның сыйфатын яхшырту сәләтен ачтылар; балалар флора һәм фаунаның кайбер вәкилләре белән таныштылар, алар турында күп яңалыклар белделәр. Балалар актив катнаштылар, үз күзәтүләре һәм фикерләре белән уртаклаштылар. Алган белемнәрне ныгыту өчен тыюлык хезмәткәрләре ике уен үткәрделәр: "сазлык юкка чыкса,..."; «кемне бел!. Иң актив катнашучыларга һәм җиңүчеләргә Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча Дәүләт комитеты исеменнән истәлекле бүләкләр тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International