Аграрийларның эш көннәре: агроиминләштерү практикада

2020 елның 18 феврале, сишәмбе

Бүген аграрийларның күбесе киләчәк уңышны иминиятләштерү турында уйлана. Чөнки агроиминләштерү республика керә торган төбәкләр өчен аеруча мөһим һәм авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре өчен тотрыклы эшчәнлек алып бару, начар һава шартларыннан курыкмыйча, алдан керемнәрне фаразлау өчен реаль мөмкинлек булып тора.

Узган ел Татарстанның авыл хуҗалыгы предприятиеләре көзге культуралар һәлак булу сәбәпле 120 млн. сум компенсация алган. Барлык сумма диярлек «Красный Восток Агро»АҖенә туры килә. Без агрохолдинг генераль директоры Владимир Панковтан чәчүлекләрне иминләштерү тәҗрибәсе белән уртаклашуын сорадык:

- Билгеле булганча, РФ Хөкүмәте авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә көзге чәчү чыгымнарын иминиятләнгән кырларда гына компенсацияләргә дигән карар кабул итте. Татарстанда 218 мең га һәлак булган көзге культураларның 12,5 мең га мәйданда чәчүлекләр иминләштерелгән булып чыкты.

2012 елга кадәр Россия Федерациясендә агроиминләштерүгә ярдәм итү системасы бар иде, ул чакта авыл хуҗалыгы җитештерүчесе иминият компаниясенә иминият премиясе суммасының 100% ын түләде, ә берникадәр вакыттан соң дәүләт иминият премиясе бәясенең 50% ын компенсацияләде. Дәүләт субсидияләре төбәкләргә максатчан рәвештә җибәрелде һәм аларның күләме федераль министрлыкларда һәм ведомстволарда билгеләнде.

Акрынлап күбрәк предприятиеләр үз тәвәккәллекләрен иминләштерә башлады. Бу система кыр эшләрен башкарган вакытта зур финанс ресурсларын җәлеп итүне таләп иткәнлектән, авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләр үтенече буенча ярдәм итү системасы үзгәртелде.

Яңа кагыйдәләр буенча (2012 елдан башлап) авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләре исәпләнгән иминият премиясенең 50% ын түләделәр, калган 50% ы Россия Федерациясе субъектының вәкаләтле органы тарафыннан иминиятченең исәп-хисап счетына күчерелә. Тик күчеш чорында яңа системага күчү елында иске схема буенча иминият премиясен (100% күләмендә) түләгән авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре компенсация алмаган. Шулай итеп, элек хәвеф-хәтәрләрне иминиятләштергән барлык авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре, дәүләттән вәгъдә ителгән ярдәмне алмыйча, үзләрен алданган дип санадылар. Мәсәлән, «Кызыл Шәрыкъ» предприятиеләре бер ел эчендә 80 млн.сумга якын акча югалткан. Ил масштабында бу зур тискәре күренеш тудырды, предприятиеләр үз куркынычларын иминиятләштерүдән туктады.

Дәүләт субсидияләрен бүлүнең бүгенге системасы җирле чынбарлыктан һәм шартлардан чыгып, дәүләт ярдәмен җирле дәрәҗәдә бүлүне күздә тота, бу, һичшиксез, авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә ярдәм рәвешендә нәтиҗәлерәк эшли.

Ел саен үз өстенә алган йөкләмәләрне үти торган иминият компаниясе белән дә безгә бәхет елмайды, ул үсемлекчелек һәм терлекчелек буенча барлык рискларны иминият полислары буенча түли. Хәтта катлаулы 2019 елда да, зур суммаларга карамастан, уҗымнарның 40% тан артыгы һәлак булган чорда да, «Талисман» СК безнең холдингка тиенгә кадәр түләгән. Гадәттән тыш хәлләрне вакытында рәсмиләштергән дәүләтебезгә, ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгына рәхмәт.

Белешмә өчен: 2019 елда Холдинг буенча көзге культураларның 1 гектарына чыгымнар кертелгән ашламалар һәм үсемлекләрне яклау чараларына карап, 1 гектарга 25 000 - 28000 сум тәшкил итте. Уңышны план буенча җыйганда табыш гектардан 35000 - 38000 сум булыр дип планлаштырылган иде. «Талисман» СК 1 гектар өчен 10200 сум күләмендә яңадан чәчүгә киткән чыгымнар өлешендә уҗымнарның һәлак булуына бәйле югалтуларны "Талисман" СК каплаган һәм 1 гектар өчен 12472 сумны дәүләт каплаган, бу исә барлык чыгымнарны да диярлек компенсацияләргә мөмкинлек биргән.

Агроиминләштерү өлкәсендә дәүләт ярдәме мәсьәләләре буенча Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында (843)221-76-38, 221-76-88 телефоннары буенча киңәшләшергә мөмкин.

Иминият компанияләре тәкъдимнәре һәм агроиминләштерүгә дәүләт ярдәме чаралары белән тулырак Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының рәсми сайтында 2020 елгы чәчү өчен ресурслар бүлегендә танышырга мөмкин. Шулай ук биредә авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре өчен башка файдалы мәгълүмат тупланган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International