Республиканың авыл хуҗалыгы оешмаларында 2020 елга татар токымлы атларны үстерү өчен ана баш санын сатып алуга субсидияләр каралган, аларның гомуми күләме 5 млн.сум тәшкил итәчәк, дип хәбәр итте Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы коллегиясе барышында.
Исегезгә төшерәбез, 2019 елның 6 февралендә сакланыла торган селекция казанышлары дәүләт реестрында «татар»токымлы атларга патент теркәлгән иде. 7-8 сәгать дәвамында өзлексез хәрәкәттә булырга һәм 100-120 км ара үтәргә сәләтле татар атларының феноменаль чыдамлылыгын Россия иппология фәне дә билгеләп үтә.
Әйтик, 8-10 ел дәвамында атларны торгызу белән Әлки районының Әхмәт авылыннан фермер Фәнис Бакиров шөгыльләнде. Аның өчен Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы гранты зур ярдәм булды, ул гаилә фермаларын үстерү буенча дәүләт программасында катнашу ярдәмендә алды.
Бу хакта тулырак Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ярдәме белән татар телендә дөнья күргән «Татар атлары» китабында укырга мөмкин. Китапта татар атларының төп токым билгеләре тасвирланган: экстерьер, масть, конституция, продуктивлык һәм чыдамлык.
Татар токымлы атлар Татарстан Республикасының чын байлыгы булды һәм хәтта «Зөләйха күзләрен ача»тарихи фильмын төшерүдә катнашырга да өлгерделәр. Төп герой Кремльгә нәкъ менә татар атында бара.