Фәрит Мөхәммәтшин Чистай районы Советы утырышында катнашты

2020 елның 14 феврале, җомга

Бүген Чистайда эш визиты белән ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин булды. Предприятиеләрне караганнан соң Фәрит Хәйруллович район башлыгы Дмитрий Иванов белән бергә «Чистай»мәдәни үзәгенә килде. Фойеда предприятиеләр, оешмалар, авыл хуҗалыгы продукциясе күргәзмәсе оештырылган иде. ТР Дәүләт Советы Рәисе һәр экспозицияне игътибар белән карады. Аннан соң Фәрит Хәйруллович Чистай районы Советының хисап утырышында катнашты. Сессиянең төп темасы Чистай районының 2019 елда социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләре һәм 2020 елга бурычлар булды. Утырыш ахырында Фәрит Мөхәммәтшин чистайлыларга дәүләт бүләкләре тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International