Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында 2020 елның гыйнвар аенда терлекчелек эшенә йомгак ясадылар: эре мөгезле терлекләр санын арттыру һәм сөт җитештерү буенча Кукмара районы лидер булды

2020 елның 7 феврале, җомга

Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында 2020 елның гыйнвар ае өчен терлекчелек тармагына йомгак ясадылар. Киңәшмә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ленар Гарипов рәислегендә узды.

Чарада муниципаль районнардагы терлекчелек буенча консультантлар, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләренең селекция-нәсел хезмәтләре башлыклары һәм башка җаваплы затлар катнашты.

Терлекчелек тармакларын үстерү бүлеге башлыгы Сирень Нигъмәтҗанов катнашучыларны агымдагы елның гыйнвар ае йомгаклары белән таныштырды. Үз чыгышында ул сөт һәм ит җитештерү мәсьәләләренә, шулай ук хуҗалыклар эшенә анализ ясауга басым ясады.

Бүгенге көндә республика территориясендә 707,8 мең баш мөгезле эре терлек исәпләнә, шул исәптән сыерлар – 235,3 мең баш, дуңгызлар – 459,2 мең баш, сарыклар һәм кәҗәләр – 57,3 мең баш, кош – корт – 16,8 млн баш, атлар-18,9 мең баш.

Киңәшмә барышында агымдагы елның гыйнвар аенда эре мөгезле терлекләр санын арттыру буенча лидер районнар аталды. Алар-Кукмара (+959 баш), Балтач (+660), Алексеевск (+289), Саба (+279), Әтнә (+262), Яшел Үзән (+219 баш), Менделеевск (+205), Буа (+166), Сарман (+120). Терлекләрнең баш саны кимүгә юл куйган районнарга кисәтү ясалды.

Авыл хуҗалыгы формированиеләре 2020 елның гыйнвар аенда 112,6 мең тонна сөт җитештергән (узган ел күрсәткечләренә карата 106%), 34,6 мең тонна ит (104%), шул исәптән 8,2 мең тонна мөгезле эре терлек (102%), дуңгызлар – 8,0 мең тонна (115%), кош – корт-18,2 мең тонна (101%).

Республикада 6 февральгә авыл хуҗалыгы оешмаларында һәм КФХларда тәүлеклеклек савым 3644,3 тонна тәшкил итә.

Сөт җитештерү буенча иң беренче булып Кукмара, Әтнә, Балтач, Саба, Арча, Актаныш, Мамадыш, Азнакай һәм Түбән Кама районнары билгеләнде. Элегрәк Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр иткәнчә, гыйнвар ахырында Кукмара районы тәүлеклеклек сөт җитештерү буенча 300 тонна чиккә чыккан. Ит җитештерү буенча иң яхшы динамиканы Мамадыш, Кукмара һәм Әлки районнары күрсәтте.

Чыгышы ахырында Сирень Нигъмәтҗанов мөгезле эре терлекнең тәүлеклек уртача үсеше 726 граммнан артык булган районнарны атады. Алар-Кукмара, Әтнә, Саба, Мамадыш, Түбән Кама, Балтач, Бөгелмә, Тәтеш, Буа, Мөслим, Актаныш, Алексеевск, Зәй, Чүпрәле һәм Биектау районнары.

Шулай ук 2020 елның 12-14 февралендә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы коллегиясендә фикер алышу өчен түгәрәк өстәлләр темалары билгеләнде. Министр урынбасары Ленар Гарипов Россия Федерациясе критерие буенча дәүләт ярдәменә – агымдагы финанс елының 1 гыйнварына хисап финанс елының 1 гыйнварына сыерларның баш санын саклауга басым ясады. Сөт терлекчелегендә продуктлылыкны арттыруга Татарстан Республикасы бюджетыннан 1,362 млрд. сум бүлеп бирелгән".

Яңалыкның татар версиясе: http://agro.tatarstan.ru/tat/index.htm/news/1674330.htm

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International