Чистай һәм Түбән Кама епискобы Изге Игнатий фатихасы белән бирегә җыелучылар өчен рухи-агарту үзәге бинасы буенча таныштыру экскурсиясе үткәрелде.
Чараны Чистай округы благочинные вазыйфаларын башкаручы протоиерей Павел Чурашов, Чистай епархиясенең яшьләр бүлеге җитәкчесе иерей Сергей Морковкин оештырды.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, Чистай күппрофильле көллияте һәм епархиясе җитәкчелегенең ачык диалог һәм дустанә хезмәттәшлеге нәтиҗәсендә көллият студентлары Чистай благочиниесенең православие активистлары булып торалар һәм чараларда актив катнашалар. Скарятин бакчасында «Святки» бәйрәмен үткәрүдә алар зур ярдәм күрсәттеләр.
Яшьләр бүлеге җитәкчесе иерей Морковкин балаларга Чистай епархиясе эшчәнлеге һәм рухи-агарту үзәге эшчәнлеге турында сөйләде. "Рухи-агарту үзәге эшчәнлегенең мөһим өлеше-рухи-әхлакый юнәлештәге чаралар оештыру. Барлык оештырыла торган проектлар да Рус Православие тарихын һәм мәдәниятен өйрәнү һәм саклау, гаиләдә һәм җәмгыятьтә христиан традицияләрен һәм иҗтимагый-әһәмиятле традицияләрне торгызу белән кызыксынуны көчәйтергә тиеш", - дип билгеләп үтте Сергей атакай. Очрашу ахырында тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Наталья Сәйфетдинова җитәкчелек һәм шәхсән үз исеменнән Игнатия епискобына һәм Чистай епархиясе руханиларына яшьләргә рухи-патриотик тәрбия һәм үзаңны үстерүгә юнәлдерелгән уртак чаралар уздырулары һәм хезмәттәшлеге өчен рәхмәт белдерде.
Чакырылган кунаклар өчен рухи-агарту үзәгенә чәй табыны оештырылды.
Автор: Чистай епархиясе матбугат хезмәте.