Авыл җирлеге башлыгы Салих Мусин җыенда катнашучыларны авыл җирлегенең 2019 елгы социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләре белән таныштырды.
Авылда урамнарны яктырту челтәрләре яңартылды, техник хезмәт күрсәтү үткәрелде, агачлар киселде, санкцияләнмәгән чүплекләрне бетерделәр, җәяүлеләр күпере төзекләндерелде, янгын гидрантларын монтажлау һәм су белән тәэмин итүнең тышкы челтәрләрен ремонтлау эшләре башкарылды. Ике авылда (Татар Сарсазы һәм Уракчы) 630 кеше яши.
Авыл җирлеге башлыгы Чистай муниципаль районы башлыгы Дмитрий Ивановка берничә сорау белән мөрәҗәгать итте. Мәктәпне, авыл мәдәният йортын ремонтлау һәм җирлеккә асылмалы агрегатлар белән көпчәкле трактор сатып алу мәсьәләләре дә каралды. Халык шулай ук үз сорауларын да бирде, аларның берсе тротуарны ремонтлауга кагылды. Барлык сорауларга да район башлыгы җавап бирде. КФХ башлыгы Сергей Смольков КФХ эшчәнлеге, республика программалары кысаларында күрсәтелә торган грант ярдәме турында сөйләде. Грант ярдәме белән терлекләрнең баш санын арттыруга ирештек, бүген савым сыерлары гына 75 башка җитте. Шулай ук грант ярдәме белән КФХда 6 эш урыны булдырылган.
Җыен ахырында Дмитрий Иванов халыкны районның 2019 елгы социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләре белән таныштырды һәм авылның иң актив халкын Рәхмәт хатлары белән бүләкләде.