Дәүләт Думасы депутаты Айрат Хәйруллин Чистайда гражданнарны кабул итте

2020 елның 29 гыйнвары, чәршәмбе

Бүген Дәүләт Думасы депутаты Айрат Хәйруллин Чистайда гражданнарны кабул итте. Моңа кадәр депутат Спас, Әлки районнарында сайлаучылар белән очрашты.

Айрат Нәҗип улы даими рәвештә гражданнарны кабул итә һәм һәр тапкыр аңа проблемаларны хәл итүгә мохтаҗ кешеләр языла. Узган ел нәтиҗәләре буенча Айрат Хәйруллин иң күп сайлаучыларны кабул иткән депутат булды. Бүген Дәүләт Думасы депутаты 11 кешене кабул итте.

Сораулар исемлеге төрле: матди ярдәм күрсәтү дә, документларны яңадан торгызуга ярдәм итү дә. Әмма мөрәҗәгатьләрнең күбесе торак мәсьәләләре белән бәйле иде.

Очрашу барышында депутат гражданнар мөрәҗәгать иткән барлык үтенечләрне һәм тәкъдимнәрне тыңлады. Кайбер мәсьәләләрне урында Башкарма комитет вәкилләре белән хәл итеп булды, алар да гражданнарны кабул итүдә катнашты. Ә озак вакытлар хәл итүне таләп иткән сорауларны депутат контрольгә алды.

 

 

Бу темага тулырак материалны «Чистай хәбәрләре»газетасында  укыгыз16+

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International