28 февральдә, ТАССР оешуга 100 ел тулу уңаеннан, «Форпост» яшьләр хокук саклау хәрәкәте активистлары "Татарстан-Яңа гасыр" республика иҗтимагый хәрәкәтенең яшьләр секторы өчен «без үз республикабыз турында нәрсә беләбез»дигән тарихи сәгать үткәрделәр.

Мәхмүтова Диана безнең республика тарихы, гореф-гадәтләре һәм мәдәнияте, хәзерге вакытта Татарстанның ничек үсүе турында сөйләде.
Яшьләр "ТАССР тарихы битләре буйлап" дигән танып-белү викторинасында актив катнаштылар.