27 нче гыйнварда Чистай муниципаль районы башлыгының беренче урынбасары Константин Иванов Чистай муниципаль районы Татар Баганалысы авыл җирлегенең хисап җыелышында катнашты.
2019 елгы эш йомгаклары һәм 2020 елга бурычлар турында хисап доклады белән Татар Баганалысы авыл җирлеге башлыгы, муниципаль берәмлек Башкарма комитеты җитәкчесе Рафис Җәббаров чыгыш ясады.
Җыелышта «Татар Баганалысы урта гомуми белем бирү мәктәбе» директоры Рәмзия Мингулова, полициянең өлкән участок уполномоченные Айдар Нуретдинов, Чистай районы буенча ОНД өлкән сорау алучысы Р.Р .Сафиуллин, "Чистай РДВБ" ДБУ башлыгы Зиннур Шәрипов, "Волга Селект" ҖЧҖ вәкиле Р. Н. Җәләлов чыгыш ясадылар.
Чистай муниципаль районы башлыгының беренче урынбасары Константин Иванов үз чыгышында Чистай муниципаль районының 2019 елда социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләре һәм 2020 елга төп бурычлары турында сөйләде.