2020 елда Татарстан Республикасы Ике юбилей датасын билгеләп үтә

2020 елның 24 гыйнвары, җомга

Бүген Чистай муниципаль районы башлыгы Дмитрий Иванов 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында җиңүнең 75 еллыгына һәм Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасы төзелүгә 100 ел тулуга әзерлек һәм аны уздыру буенча оештыру комитеты утырышын уздырды.

«Республикада да, безнең муниципаль районда да югарыда күрсәтелгән юбилей даталарын әзерләү һәм бәйрәм итү буенча чаралар планы расланды, оештыру комитетлары төзелде. Әлеге планнар Чистай муниципаль районы сайтында урнаштырылган", - дип хәбәр итте утырышта Чистай муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Галина Задворнова.

Инде 2020 елның 6 гыйнварында Чистай бала тудыру йортында беренче яңа туган сабыйга бүләк һәм сабыйның беренче документын тапшыру тантанасы узды. Захаровлар гаиләсенә ТАССР төзелүнең 100 еллыгы уңаеннан истәлекле билге дә тапшырылачак. Шулай ук, 10 гыйнвар көнне Чистай Никахлашу сараенда Сафиуллиннар Илдар һәм Ангелина гаиләсен тантаналы рәвештә теркәделәр. Аларга истәлекле билге һәм бүләк тапшырылды.

» Бүгенге көндә шәһәр урамнарында, җәмәгать киңлекләрендә мәгълүмати еврощитларны урнаштыру буенча мәсьәләне эшләп бетерергә кирәк, шәһәрдә яшәүче һәр кеше һәм кунак юбилей датасы турында белсен өчен", - диде Галина Юрьевна.

Бүгенге көндә шәһәрдә һәм районда 843 Бөек Ватан сугышы ветераны яши, шуларның 26сы - Бөек Ватан сугышында катнашучылар. 75 еллыгын бәйрәм итү алдыннан аларга «Бөек Ватан сугышында җиңүгә 75 ел»юбилей медальләре тапшырылачак.

Киңәшмәдә шулай ук «Җиңү солдатлары»исәбе буенча 5 нче китап чыгару турында да фикер алыштылар. Чистай сугыш һәм хезмәт ветераннары шәһәр оешмасы Президиумы әгъзасы Татьяна Шведчикова хәбәр иткәнчә, бүгенге көндә китапка кертү өчен 126 материал җыелган, планнарда – Безнең Җиңү солдатлары турында 200 уникаль вакыйганы җыю. Ул китапта тагын бер үзенчәлек: балалар сәнгать мәктәбенең яшь укучыларының иллюстрацияләре китап битләрен тулыландырачак, дип белдерде. Якын арада иң яхшы эшләрне сайлап алу булачак.

Утырышта шулай ук район башлыгына «Мебель фабрикасы» ның 6 нчы ТОС җитәкчесе Мария Есипова мөрәҗәгать итте. Ул мәйдан тирәсендә дә, мәңгелек ут янында да өстәмә тавыш-көчәйтү аппаратурасы урнаштыру кирәклеге турында фикерен белдерде. Әлеге мәсьәлә җитәкчелек тарафыннан контрольгә алынды.

» Җиңү парадын бәйрәм итүгә яңалык кертергә кирәк: мәктәп укучылары, яшьләр һәм ветераннарыбыз бу бик мөһим вакыйга икәнлеген сизсен өчен", - дип йомгак ясады Дмитрий Алексеевич. ​

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International