Бүген муниципаль район башлыгына ике сорау белән мөрәҗәгать иттеләр: юл полотносын төзекләндерү һәм су бүлү системаларын капиталь ремонтлау.
Чистай район башлыгына Пугачев урамында юл өслеген тиешенчә ремонтламау мәсьәләсе белән мөрәҗәгать итте. Бу сорауга шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе Илдар Рәхимов җавап бирде. Ул хәбәр иткәнчә, 2020 елда юл участогын ремонтлауны тәмамлау планлаштырылган инде.
Аннан соң район башлыгына Карл Маркс урамындагы күп фатирлы йортта яшәүчеләр мөрәҗәгать иттеләр. Алар район башлыгына элек мөрәҗәгать иткән проблеманы хәл итүдә ярдәм күрсәткәне өчен рәхмәт белдерделәр. Бу юлы КФЙда яшәүче хатын-кызлар башлыкка йортта су бүлү системаларына капиталь ремонт ясау мәсьәләсе белән мөрәҗәгать иттеләр. Мәсьәләне өйрәнеп, муниципалитет агымдагы елда стоякларны төзекләндерәчәк, дип җавап бирделәр.