Чистай РайПОсында вәкаләтле пайчыларның отчет җыелышы узды

2020 елның 20 гыйнвары, дүшәмбе

Узган атнада Чистай яшьләр үзәгендә район җитәкчелегенең Чистай районы кулланучылар җәмгыяте коллективы белән очрашуы булды. Анда Чистай муниципаль районы башлыгының беренче урынбасары Константин Иванов катнашты.

Чистай районы кулланучылар җәмгыятенең 2019 елда эш йомгаклары һәм 2020 елга бурычлары турында хисап доклады белән Чистай районы кулланучылар җәмгыяте идарәсе рәисе Марат Губеев чыгыш ясады.

Чистай муниципаль районының 2019 елда социаль - икътисади үсеш нәтиҗәләре һәм яңа унъеллыкның төп максатлары турында Чистай муниципаль районы башлыгының беренче урынбасары Константин Иванов сөйләде.

Җыелышта Чистай районы кулланучылар җәмгыятенең пайчылар Советы рәисе Рөстәм Хаматов чыгыш ясады.

Очрашу ахырында Чистай районы кулланучылар җәмгыяте идарәсе рәисе Марат Губеев җитештерү алдынгыларына һәм предприятиенең актив җәмәгатьчеләренә Мактау грамоталары тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International