Чистай муниципаль районы башлыгы Дмитрий Иванов биш елга нәтиҗә ясады һәм 2020 елга планнар турында сөйләде. – "Без соңгы биш елда шәһәребездә һәм районда башкарылган эшләр белән уртаклашырга телибез. Зур ышаныч белән әйтә алам, без күп эш башкардык", - дип башлады үз чыгышын Дмитрий Алексеевич. Район башлыгы доклад барышында медицина хезмәткәрләрен Чистай районының социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләре белән җентекләп таныштырды һәм бюджет үтәлеше, муниципаль программаларны гамәлгә ашыру, үсеш перспективалары турында хәбәр итте. Дмитрий Алексеевич хәбәр иткәнчә, 2014 елдан 2019 елга кадәр чорда берничә социаль әһәмиятле программа гамәлгә ашырылган. Шәһәрне һәм районны яңарту буенча зур эш милли проектлар ярдәмендә башкарыла. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, сәнәгать предприятиеләренең инвестицияләр күләме биш ел эчендә 21,0 млрд.сум тәшкил иткән. Экспертлар исәпләп чыгарганча, 2019 ел нәтиҗәләре буенча тулаем территориаль продукт күләме 18,6 млрд. сум тәшкил иткән, 2014 елда ул 14, 3 млрд.сум тәшкил иткән.
Дмитрий Алексеевич моношәһәрдә инфраструктура үсеше һәм индустриаль парк мәйданчыгында эре инвестицион проектларны гамәлгә ашыру, яңа резидентлар җәлеп итү, туризм, авыл хуҗалыгы үсеше һ.б. мәсьәләләргә аерым игътибар бирде. Гамәлдәге резидентларның капиталь кертемнәренең гомуми күләме 600 миллион сумга якын тәшкил итә. 700 гә якын эш урыны булдырылган. 2020 ел ахырына кадәр 27 предприятиене җәлеп итү планлаштырыла, аларның 10сы ТОСЭР резиденты статусын алу өчен үз заявкаларын әзерли. Дмитрий Алексеевич билгеләп үткәнчә, халыкка адреслы социаль ярдәм күрсәтү, сәламәтлек һәм әйләнә-тирә мохитне саклау, шәхси ярдәмче хуҗалыкларны һәм хуҗалык итүнең кече рәвешләрен үстерү һәм җәмәгать киңлекләрен төзекләндерү мәсьәләләре буенча планлы рәвештә эш алып барылды.
Район башлыгы үз чыгышында Чистай муниципаль районында сәламәтлек саклау өлкәсендә зур үзгәрешләр булуын ассызыклады. 2018 елда сменага 200 кешегә исәпләнгән балалар поликлиникасы ачылды. ТР сәламәтлек саклавының беренчел звеносын модернизацияләү һәм ныгыту буенча республика программасын гамәлгә ашыру аркасында 2018 елда капиталь ремонттан соң «Чистай РҮХ» ДАССО сырхауханәсе, 2 нче шәһәр хастаханәсе поликлиникасы, хатын-кызлар консультациясе һәм районда башка амбулатория бүлекчәләре ачылды.
Биш ел эчендә Чистай муниципаль районында 18 ФАП һәм 1 табиб амбулаториясе капиталь ремонтланды һәм модульле технологияләр буенча төзелде. Пациентларга һәм персоналга уңайлы шартлар тудыру, шулай ук дәвалау-диагностика процессының нәтиҗәлелеген арттыру өчен Чистай РҮХнең стационары капиталь ремонтлана. Дмитрий Алексеевич медицина хезмәткәрләренә Чистай районында яшәүчеләрнең сәламәтлеген ныгыту һәм яшәү сыйфатын яхшырту максатларында алга таба да нәтиҗәле эш теләде.
Чара барышында район җитәкчелеге адресына чистайлыларны борчыган сораулар яңгырады, алар арасында Кама елгасы яр буен төзекләндерү, Елга портын реконструкцияләү кебек сораулар бар иде.
Очрашу ахырында Чистай РҮХнең баш табибы Рәис Мостафин республика һәм район җитәкчелегенә ярдәме өчен рәхмәт белдерде, ә медицина хезмәткәрләре коллективына 2020 елда нәтиҗәле эш теләде.