Чистай районында "Мобиль поликлиника" эшли

2020 елның 16 гыйнвары, пәнҗешәмбе

«Сәламәтлек саклау» һәм «Демография» милли проектларын гамәлгә ашыру кысаларында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов инициативасы һәм» Бердәм Россия «эгидасы астында республикада авыл халкын мобиль сырхауханәләрдә медицина тикшерүләре проектын башлап җибәрделәр. Шушы көннәрдә күчмә медицина комплексы Чистай муниципаль районының «Луч» авылында эшли башлады.  «Чистай РҮХ» ДАССОның баш табибы Рәис Мостафин урынбасарлары белән бергә мобиль сырхауханәнең эше белән танышу өчен «Луч» авылына чыкты. «Чистай РҮХ» ДАССО җитәкчелеге тарафыннан алдан ук дәвалау оешмалары белгечләренең үзара хезмәттәшлек регламенты билгеләнде, уртак эшнең графигы һәм тәртибе расланды. Мөстәкыйль рәвештә сырхауханәгә барып җитә алмаган өлкәннәр һәм халыкның аз хәрәкәтләнүче төркемнәре өчен махсус транспорт бүлеп бирелгән. Беркетелгән территория буенча Чистай районында яшәүчеләргә медицина тикшерүен ТР ССМ Республика клиник хастаханәсе белгечләре үткәрә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International