Бу республика гранты ярдәмендә мөмкин булды.
Барлыгы Татарстанның 14 интернат-мәктәбе өчен 12 концерт планлаштырылган, Чистайда концерт 11.00 сәгатьтә башлана.
Беренче концертлар Алабуга, Яр Чаллы, Түбән Кама, Әлмәттә бирелде. Балаларның күбесе беренче тапкыр кыллы оркестрның тере яңгыравын ишеттеләр.
Рөстәм Абязов һәр мәктәптә зур булмаган викторина үткәрде һәм хәтта балаларга кайбер номерларны тавыш белән озатуда катнашырга тәкъдим итте.
Программа "Уңайлы мохит"проектына ярдәм йөзеннән булдырылган.
"Сәнгать-мәгариф өлкәсендә инклюзив алымнарның берсе. Интернатларда яшәүче физик мөмкинлекләре чикле балалар концерт залына тере оркестрга килә алмыйлар, шуңа күрә без үзебез дә аларга килергә булдык", - дип сөйләде проект җитәкчесе һәм La Primavera оркестрының баш дирижеры Рөстәм Абязов.