Мәҗбүр итүме бу, әллә закон буенча эшләүме?

2020 елның 14 гыйнвары, сишәмбе

Табибларның кайсы гамәлләрен нигезле дип санарга була?

Мәҗбүри медицина иминияте программасы кысаларында медицина ярдәме күрсәтү тәртибе һәм вакытлары бүгенге көндә катгый билгеләнгән. Шулай булса да, халыктан әледән-әле сораулар килеп тора. Шуңа күрә Татарстан Республикасы Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фондының филиалы директоры Эхэт Ситдыйк улы Хафизов җавап бирә:

- Диспансерлаштыругә кайчан килергә кирәклеген ничек белергә?

Диспансерлаштыру үткәрелү турында иминият компанияләре SMS-хәбәрләр җибәреп, телефоннан шалтыратып хәбәр итәргә тиеш. Диспансерлаштыруга сырхауханәбелгечләре дә чакыра ала. Иминият компаниясенең бурычы- аны  үзмау сәбәпләрен анализлау. Бу мәгълүмат диспансерлаштыру эшен  оештыруны яхшырту өчен кирәк. Мәсәлән, элек иминләштерелган затлар  диспансерлаштыруны кичке якта яки шимбә көнендә узу мөмкинлеге булмауга зарлана иде, агымдагы елда бу мәсьәлә инде хәл ителде. Норматив документлар нигезендә диспансерлаштыруны 18 яшьтән 39 яшькә кадәр кешеләр өч елга бер тапкыр уза, ә 40 яшьтән өлкәнрәкләр арасында ул ел саен үткәрелә. Диагностика тикшеренүләрнең күләме җенескә һәм яшькә   бәйле.

- Диспансерлаштыру  узганнан соң мин үземнең сәламәтме-сәламәт  түгелме икәнемне белә аламмы?

 Диспансерлаштыру максатларының берсе булып кешенең кайсы сәламәтлек төркеменә керүен билгеләү тора. Сәламәтлекнең беренче төркеменә сәламәт дип санап була торган һәм йогышлы булмаган авырулар китереп чыгара торган  куркыныч факторлары аз булган кешеләр керә. Сәламәтлекнең икенче төркемен йогышлы булмаган авырулары табылмаган, әмма аларны китереп чыгара торган  куркыныч факторлары  шактый  һәм бик күп (тән авырлыгы зур, глюкоза  яки холестерин  дәрәҗәсе югары) булган затлар тәшкил итә. Куркыныч факторлары  күп булса, табиб пациентны диспансер күзәтүенә алырга тиеш. Сәламәтлекнең өченче төркеменә диспансер күзәтүе  таләп ителә торган йогышлы булмаган авырулары (гипертония авыруы, йөрәк  ишемиясе авыруы, шикәр диабеты, үпкәләрнең хроник обструктив авыруы, сөт бизе шеше барлыкка килү һ.б.) булган гражданнар кертелә.

Дәвалаучы табиб (участок терапевты) диспансерлаштыру узган затларга аларның кайсы сәламәтлек төркеменә керүләре турында аңлатырга һәм туклану, физик активлык, диспансер күзәтүендә тору  тәртибе һәм аның ничә тапкыр гамәлгә ашырылуы  һәм башка мәсьәләләр турында кыскача  профилактик консультация үткәрергә тиеш.

- Диспансерлаштыру - ирекле эш. Шулай булгач, ни өчен сырхауханәдә миннән барлык тикшеренүләрне дә мәҗбүри рәвештә үтүне таләп итәләр? Диспансерлаштыру узмаганга күрә, минем йөклелек буенча белгечләрне йөреп чыкканда тутырыла торган кәгаземә табиб-терапевт имза куюдан баш тартты, гарчә мин белгечләргә күренеп чыккан булсам да?.

 Диспансерлаштыру - ул  профилактик медицина тикшерүе  һәм онкоскрининг (яман шеш авыруларын актив ачыклау), ул гражданнарга түләүсез медицина ярдәме күрсәтү буенча дәүләт гарантияләре программасы кысаларында үткәрелә. Диспансерлаштыруны гражданнар үзләре беркетелгән сырхауханәдә уза, моның өчен алар медицина катнашуына, имза куеп, мәгълүмати ризалык бирергә тиеш. Гражданнар кайбер тикшеренүләрне узудан баш тартырга да хокуклы. Тикшерү узудан баш тартучылар яки аны узмый калдыручылар өчен законнар белән бернинди дә санкцияләр билгеләнмәгән. Шул ук вакытта, «Россия Федерациясендә гражданнар сәламәтлеген саклау нигезләре турында» Федераль законның 27 статьясы нигезендә, гражданнар үз сәламәтлекләрен саклау турында кайгыртырга һәм Россия Федерациясе законнарында каралган очракларда медицина тикшерүләрен узарга тиеш. Шуңа күрә диспансерлаштыруны без үз ихтыярыбыз белән узабыз, дип санау дөрес булыр, чөнки ул безнең сәламәтлегебез өчен эшләнә, ә сәламәтлек турында кеше үзе кайгыртырга тиеш. Сәламәтлек саклау өлкәсендәге законнар белән йөкле булу/булмау аркасында диспансерлаштыру узмау өчен искәрмә ясалмаган. Потенциаль ана буларак, йөкле хатын кызга диспансерлаштыру узу файдалы да әле, чөнки бала тудыру һәм бала тудырганнан соңгы чорлар - хатын-кыз сәламәтлеге өчен шактый авыр вакытлар.

- ФГДС ясатырга җибәргәннәр иде. Белгәнебезчә, бу тикшеренү ач карынга үткәрелә. Сырхауханәдә әлеге процедураны бушлай үтү өчен 16.00 сәгатьтән соң гына кабул итә башлыйлар, ә түләсәң, аны иртән үк үтәргә була. Тикшеренүне акча түләп үтәргә мәҗбүр итү түгелме соң бу? Моңа каршы ничек көрәшергә?

   ФГДС, чыннан да, ач карынга ясала. Шулай булса да,  медицина учреждениесе тарафыннан бу очракта бернинди дә хокук бозылмый. Әйе, тикшеренү нәтиҗәсе мөмкин кадәр төгәл булсын өчен процедура алдыннан дүрт сәгать ашамый-эчми торырга кирәк. Әнә шул таләпләрне истән чыгармыйча, тәкъдим ителгән вакытка язылып,  ФГДС ны тыныч кына   үтәргә  кирәк.

  - Без Үзбәкстаннан килдек, полисыбыз юк. Хатыным күптән түгел генә бәби алып кайтты, шулай булса да, участок педиатры бала патронажына (балабызга хәзер 4 ай) килми. Бу хокук бозумы әллә шулай булырга тиешме?

 Балаларга бер яшь  тулганчы аңа патронажлык итү медицина ярдәмен планлы күрсәтү  формасына керә. Мәҗбүри медицина иминияте полисы булган очракта, патронаж - бушлай, булмаганда  шәхси акчалар хисабына яки ирекле медицина иминияте полисы (ДМС) буенча гамәлгә ашырыла.

Татарстан Республикасы территориясендә медицина ярдәмен мәҗбүри медицина иминияте полисы буенча алганда сораулар килеп чыкса, иң беренче булып  үзегезгә мәҗбүри медицина иминияте полисын биргән иминият оешмасына шалтыратырга кирәк. 

Татарстан Республикасында эшләүче иминият оешмалары:

● 8-800-500-03-03 - җаваплылыгы чикләнгән «АК БАРС-Мед» иминият компаниясе» җәмгыяте.

● 8-800-100-07-17 - «Спасение» иминият медицина җәмгыяте» ябык акционерлар җәмгыяте.

● 8-800-200-10-65- җаваплылыгы чикләнгән «Чулпан-Мед» иминият медицина оешмасы» җәмгыяте.

● 8-800-200-51-51 - Татарстан Республикасы Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды контакт-үзәге (Россия буенча шалтырату бушлай, ТР ТММИ фондыннан тыш, тәүлек буе эшли).

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International