Чистай балалар сырхауханәсенә Минзәлә районы делегациясе килеп китте

2020 елның 14 гыйнвары, сишәмбе

2020 елның 11 гыйнварында «Чистай РҮХ» ДАССОның балалар сырхауханәсенә Минзәлә муниципаль районы делегациясе килеп китте.   Делегация составына Минзәлә муниципаль районы башлыгы Айдар Салахов, башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Дмитрий Чухланцев һәм «Минзәлә РҮХ» ДАССОның баш табибы Наил Мөбәрәкшин керде.  Делегатларны Чистай муниципаль районы башлыгы Дмитрий Иванов, «Чистай РҮХ» ДАССОның баш табибы Рәис Мостафин озата бардылар.

Кунаклар балалар поликлиникасының төзелеше һәм эшен оештыру тәҗрибәсе белән танышырга килделәр. Исегезгә төшерәбез, сменага 200 кешегә исәпләнгән поликлиниканың тантаналы ачылышы 2018 елның 13 февралендә булды. Ачылыш тантанасында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.  Минзәлә муниципаль районы башлыгы Айдар Фәслахович хәбәр иткәнчә, "Минзәлә РҮХ" ДАСУ перспектив үсешенең чираттагы адымы-сменага 60 кешегә исәпләнгән яңа балалар поликлиникасын проектлау һәм төзү.

Балалар поликлиникасы мөдире Ольга Гаврилова делегация әгъзаларына медицина учреждениесендә эш «Дуслык сырхауханәсе» дигән Татарстан стандарты нигезендә оештырылуы турында сөйләде, анда кечкенә пациентлар һәм аларның ата-аналары өчен уңайлы шартлар тудырылган. Поликлиникада 8 бүлек эшли: педиатрия, мәктәп-мәктәпкәчә учреждениеләргә хезмәт күрсәтү бүлеге, физиотерапевтика, көндезге стационар, клиник-диагностика лабораториясе, медик-социаль ярдәм бүлеге һәм белгечләр кабинетлары. Сырхауханә иркен кабинетлар, табиблар өчен ял бүлмәсе, пациентлар өчен көтү зоналары, дәвалау физкультурасы залы, уен һәм сенсор бүлмәләре белән җиһазландырылган. Балалар поликлиникасының үзенчәлеге булып республиканың дүрт районыннан (Базарлы Матак, Балык Бистәсе, Аксубай, Алексеевск) балаларга һәм яшүсмерләргә медицина һәм социаль ярдәм күрсәтелә торган икенче дәрәҗәдәге медик-социаль ярдәм күрсәтү бүлегенең эше тора. Ахырда кунаклар Чистай муниципаль районы һәм «Чистай РҮХ» ДАССОсы җитәкчелегенә очрашу өчен рәхмәт белдерделәр һәм Чистай РҮХнең хәзерге заман сырхауханәсендә балалар халкына медицина ярдәмен күрсәтүнең җиһазланышын һәм оештыру дәрәҗәсен югары бәяләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International