Марат Җәббаров: кече хуҗалыклар - 450 меңнән артык шәхси хуҗалык, 4 меңнән артык фермер хуҗалыгы һәм 273 авыл хуҗалыгы кооперативы ул

2020 елның 13 гыйнвары, дүшәмбе

Татарстан  Республикасында  авылда  кече хуҗалыкларны  үстерү  турында  бүген  Татарстан  Республикасы Хөкүмәте Йортында  узган  республика  киңәшмәсендә  Татарстан  Республикасы  Премьер  министры  урынбасары – Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры  Марат Җәббаров сөйләде.  

Барлык  муниципаль районнар  белән  видеоконференция режимындагы  киңәшмәне  Татарстан  Республикасы  Президенты  Рөстәм  Миңнеханов  үткәрде.    Кмңәшмәдә шулай  ук  Татарстан  Республикасы  Премьер-министры  Алексей Песошин да  катнашты.

Кече  хуҗалыклар  -    450 меңнән артык шәхси хуҗалык,  4 меңнән  артык   фермер хуҗалыгы һәм    273 авыл  хуҗалыгы  кулланучылар кооперативы  ул. 2019 елның  августында  кече  хуталыкларны  үстерү  мәсьәләләре зона  семинар-киңәшмәләрендә  каралган  иде.   Фикер алышу  барышында   авыл  кешеләре  һәм   фермер тарафыннан 100дән  артык  мәсьәлә күтәрелде,      40тан  артык  конкрет  тәкъдим  тиешле  урыннарга  җибәрелде.      Аларның  үтәлеше,  тиешле  дәлилләр белән, районнарда  март аенда  уздыралачак  зона  семинар-киңәшмәләрендә  игълан ителәчәк.  Шунда  ук «Иң яхшы  авыл  җирлеге, КФХ, шәхси  ярдәмче хуҗалык (ЛПХ), кооператив» конкурсларында  100 җиңүчегә    дипломнар һәм премияләр  тапшырылачак.  

Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы  башлыгы  хәбәр итүенчә,  фермерларга  «Россельхозбанк» нык  ярдәм итте,  ул  «Микро АПК» һәм  «Стань фермером» дигән  2 яңа кредит ачты, аларда  кредитлар  бирү турында  карарлар кабул  итү  сроклары  кыскартылган, карарлар  кабул итү  һәм кредит  бирү  тәртибе  гадиләштерелгән.   

«Терлекчелектә  дә  кече  хуҗалыклар  буенча  уңай  динамика  күзәтелә,   - диде  Марат Җәббаров. – Фермер хуҗалыкларын   интенсив үстерү  аркасында  быел  авыл  хуҗалыгы продукциясенең  тулаем күләме   3,6%ка артыр  дип көтәбез, хуҗалык итүнең  балык  төрләре  үсештә».

Гомумән алганда, республика фермерларында  терлекләрнең  һәм кош-кортларнң  барлык  төрләре  артып бара,  акчалата  керем  дә, хезмәткәрләр саны  да    арта.  Эре  мөгезле  терлекләр саны     101,7 мең башка җитте,      2015 елдан  соң өчтән бергә, ягъни   32 мең башка арткан.

Мондый  уңай  нәтиҗәләргә кече  хуҗалыкларга  күләмле  ярдәм  итү  аркасында  ирешелде   – андый  ярдәм  ел саен    2 млрд.сумннан  артып китә,   2019 елда  – 2,5 млрд. сум  булды.  Болар  - фермерларга  һәм   кооперативларга   грантлар  (2019 елда  – 1,3 млрд. сум), шәхси  ярдәмче хуҗалыкларга  субсидияләр  (ел  саен  500 млн. сумнан  артык).

КФХларга  ярдәм  итүнең  өч  программасы  («Яңа  эш башлаучы   фермер», «Гаилә фермаларын үстерү», «Агростартап»)  буенча бизнес  үстерүгә   грантларны    238 фермер алды һәм алар  кече  эшкуарлык субъектлары  саны  буенча  бәяләү  критерийсын  үтәүгә  үзләреннән  зур  өлеш  керттеләр.  

Шәхси  хуҗалыкларда  терлек  асрау буенча   ярдәм  итүгә юнәлдерелгән    «Татарстан  Республикасы территориясендә  шәхси  ярдәмче хуҗалыкларны  үстерү турында»гы   Закон  дүртенче  ел  эшли  инде.    Шәхси  ярдәмче хуҗалыкларга  булышу  авыл  тормыш  рәвешен  саклап  калырга, авыл  кешеләренең гаилә  бюджетларын  арттырырга  ярдәм  итә.    

Савым терлеген  саклап  калуга  субсияләрдән тыш,  кече  фермалар  төзү    программасы  гамәлгә ашырыла.   2015-2019 елларда    дәүләт ярдәме  белән   1865 кече  ферма төзелде,  моның  өчен  бюджеттан  360 млн. сум  акча  бирелде, программада  катнашучылар  буенча  сыерлар саны   5 мең башка артты. 

«Кече фермаларның  алга  таба  үсешен  без  аларның   авыл  хуҗалыгы  кулланучылар  кооперативларына  берләшүендә һәм кулланучылар  җәмгыятьләренең  исстемалы  эшен  яңартуда   күрәбез», - диде  Марат Җәббаров. Республикада  273 теркәлгән кооператив бар,  шул  исәптән  аларның   45е  2019 елда  төзелгән,  дип өстәде  ул. 

Авыл  хуҗалыгы  кулланучылар  кооперативларына һәрьяклап     булышу   дәвам  итә.   Илкүләм  проект буенча  федераль үзәк  катнашында  субсияләүдән тыш,  тагын кимендә  бер ел  эшләүче  кооперативларга  ярдәм  күрсәтелә,  2015 елдан  башлап  мондый  дәүләт  ярдәмен шундый  43 кооператив алды,  гомуми  сумма    827 млн. сум  тәшкил  итә. 

Республикада  электрон сәүдә аша  продукция сату  башкарыла.  Хәзер  40 шундй  мәйданчык  эшли,  аларда  төрле  төрдәге  авыл  хуҗалыгы  продукциясе  сатыла,  электрон  заявка  буенча  продуктлар сатып  алучыларның  өйләренә  дә  китерелә.   «Станция плантация»  мәйданчыгы  аша  гына да ел  саен  18 мең  заказ  керә.  

 2020 елга  кече  фермалар  төзү, кош-корт сатып алу,   3 яшькә кадәрге  бияләрне  тоту, башмак таналар,  берьеллык  таналар сатып алу,  ветеринария  хезмәтләре  күрсәтү, савым  терлеген  тоту    буенча  шәхси  ярдәмче хуҗалыкларга  ярдәм  итүнең  барлык  төрләре  саклана.

Гаилә фермаларын  үстерү (350 млн.сум), яңа  эш  башлаучы  фермерларга  ярдәм  итү (250 млн.сум), кооперативларны  үстерү (300 млн.сум) программалары  буенча  грант ярдәме  күләмнәре һәм шартлары  саклана.    Шулай  ук  «Фермерларга  ярдәм  итү һәм кооперацияне үстерү  системасын  булдыру» федераль  проектын  гамәлгә ашыру  буенча  чаралар  да  дәвам итәчәк – «Агростартап» проекты  буенча  сөт  һәм эре  мөгезле  терлекләр ите юнәлешенә  грантлар  суммасы  федераль законнар  белән    5 млн. сумга  җиткерелде һәм, әгәр дә грантның  бер  өлешен  үзе  тора  торган  кооперативны  үстерүгә  җибәргәндә,  бу  сумма  6 млн.сумга  җитә.  

Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы  башлыгы  кече  фермаларны  үстерү  буенча  эшнең  дәвам  итәчәге     турында  әйтте.   Төп  юнәлешләр  арасында – авыл  кешеләрен  эшкуарлык  эшчәнлегенә  җәлеп  итү, аның  эш  белән  тәэмин  ителешен  һәм керемнәрен  арттыру.  

Татарстан  Республикасы  Президенты  Рөстәм  Миңнеханов, үз чиратында,  болай  диде:   кече  хуҗалыкларга  ярдәм  итү  программалары  булу бик  мөһим.    «Без эре  бизнесны  үстерүгә  һәм  аңа  булышуга  игътибар бирәбез,  әмма  шуны  онытмаска кирәк, шәхси  ярдәмче хуҗалык  – ул  авылны  үстерүнең  иң мөһим өлеше.    Бүген  шәхси  ярдәмче хуҗалыклар һәм  кече хуҗалыклар  авыл  хуҗалыгы  продукциясенең 50%ка якынын  бирәләр», - диде  Рөстәм Миңнеханов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International