Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте тамаша-күңел ачу чараларына билетлар сатып алырга планлаштыручы кулланучыларның игътибарын 2019 елның 1 сентябреннән тамаша-күңел ачу чараларына билетлар сатып алу һәм кире кайтару кагыйдәләре үзгәрүенә юнәлтә («Мәдәният турында Россия Федерациясе законнары нигезләре» 1992 елның 9 октябрендәге 3612-1 номерлы Россия Федерациясе Законына (алга таба –Закон) үзгәрешләр кертелүгә бәйле рәвештә). Тамаша-күңел ачу чараларына билетлар сатканда барлыкка килгән хокук мөнәсәбәтләренә карата законның 52-52.1 статьясы кулланылырга тиеш.