Сәлахова Миннегаян Ризван кызының бүген мәшәкатьле.Кызлары, оныклары Һәм оныкчыклары аны юбилее белән котлыйлар. Олы яшьтә булуына карамастан, Миннегаян апа көч һәм оптимизм белән тулы.
"Нигездә, мин кул эше белән шөгыльләндем, чөнки сугыш аркасында белем ала алмадым, кирпеч заводында" Заготзерно" трестында һәм ЧЧЗның бишенче цехында эшләдем",-дип искә ала юбиляр. Аңа РФ Президенты исеменнән котлау открыткасын, район башлыгы Дмитрий Иванов исеменнән котлау открыткасын һәм бүләкне аппарат җитәкчесе Равил Мәзгүтов тапшырды.