Узган ел буе шәһәрнең территориаль иҗтимагый үзидарәләре биналарында төрле ярышлар оештырылды. 2020 ел да искәрмә булмады, беренче ярыш инде кышкы каникуллар вакытында узды. Беренче ярышларны «Медиклар йорты» ТОС җитәкчесе В.А. Ваганов һәм иҗтимагый оештыручы М. М. Цыганова оештырды.
Бу ярышларда микрорайонның 7 кешесе иң актив дип табылды. Чара ахырында катнашучылар Чистай муниципаль районы Башкарма комитетының спорт бүлеге грамоталары һәм М.М. Цыганова исеменнән татлы призлар алдылар.