Яңа ел һәм Раштуа бәйрәмнәре белән!
Сәгать уклары безне Яңа 2020 елга якынайта. Бу шатлыклы мизгелләр һәм якты өметләр чоры, ә Яңа ел – иң яраткан һәм көтеп алынган бәйрәмнәрнең берсе. Раштуа гаиләләргә мәхәббәт, игелек һәм шәфкатьлелек өсти, җәмгыятьтә төп кешелек кыйммәтләрен ныгыта. Миллионлаган россиялеләр бу бәйрәмнәрне гаилә җылысы атмосферасына кереп китү өчен көтәләр.
Тарихыбызның чираттагы битен әйләндереп, без узып баручы ел вакыйгаларын искә төше рәбез, нәтиҗәләр ясыйбыз. Киләчәккә планнар билгеләп, без тотрыклылыкка, туган җиребездә бәхетле яшәргә, үз талантларыбызны, мөмкинлекләребезне, һөнәри осталыкларыбызны тормышка ашырырга омтылабыз.
Агымдагы елда Чистай районы тарихына бик күп шатлыклы вакыйгалар керде. «Чис тай» алгарышлы социаль-икътисади үсеш территориясендә яңа производстволар ачылды. Анда 11 резидент үз инвестицион проектын урнаштырды, 2 яңа производство төзү көтелә. Чистай уникаль тарихи-мәдәни үзәк булып тора. БРИКС илләре үсеше банкы тарафыннан хупланган кече тарихи җирлекләр территориясен һәм инфраструктурасын комп лекслы үстерү нәтиҗәсендә, шәһәрдә күләмле төзекләндерү эшләре үткәрү, яңа музейлар булдыру планлаштырыла. Шәһәрнең йөзе җәмәгать киңлекләрен төзекләндерү нәтиҗәсендә үзгәрә. Шулай, үзәк бульварны үзгәртеп төзекләндерү төгәлләнде. Күптән түгел чистайлылар арасында порттан алып Берняжка елгасына кадәр булачак яр буе концепциясен эшләү буенча җәмәгать тыңлаулары узды.
Безнең районда халыкның тормыш-көнкүрешен яхшырту өчен күп эшләр башкарыла, юлларга асфальт җәелә, яңа спорт мәйданчыклары, чаңгы базасы ачылды. Быел күпфункцияле үзәк һәм шәһәр суды коллективлары өй туе билгеләп үттеләр. Чистайлылар яңа йортта социаль ипотека буенча уңайлыклары булган фатирлар алдылар. Дүрт Өйле авылы халкын сөендереп ФАП ачылды. Татарстан Рес публикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән яңа елдан «Безнең ишег алды» программасы старт ала, аның ярдәмендә өч ел дәвамында 296 күп фатирлы йорт ишегалды территориясен тәртипкә китерү планлаштырыла, комплекслы ремонт гомуми мәйданы 1,5 миллион квадрат метрга кагылачак.
Тарихка кереп баручы 2019 ел һәркайсыбызның өметләре, катлаулы мәсьәләләрне хәл итүдәге шәхси уңышлары белән истә калачак. Яңа ел безне хыялларга якынайтсын, яңа җиңүләр алып килсен, күңелле ачышлар шатлыгы бүләк итсен, куанычлар елы булсын. Кешеләр күңелендә ярдәмгә мохтаҗ, ялгыз яки авыру кешеләр өчен җан җылысы табылсын, чөнки читләр кайгысы булмый, ә мәрхәмәт һәрвакыт изгелек белән кире кайтачак.
Бу бәйрәм көннәрен бөтен гаилә бергә уздырганда, аларның йөрәкләре сизгерлек һәм игътибар белән җылытылганда, без моның Яңа ел тылсымы булуын аңлыйбыз. Һәркем хыяллана, ләкин, асылда, без барыбыз да якыннарыбызның сәламәт булуын, өйдә татулык хөкем сөрүен, балаларның шатландырып торуларын, тормышның тыныч булуын телибез.
Ихтирам белән, Чистай муниципаль районы башлыгы Д. А. Иванов