"Тормыш" доброволецлар хәрәкәтенә ярдәм үзәге активистлары мөмкинлекләре чикле балаларга Кыш Бабай һәм Кар кызы ролендә чын Яңа ел могҗизасы бүләк иттеләр.
Һәр бала могҗизаларга ышана һәм, әлбәттә, үзенчәлекле, әкияти һәм кабатланмас нәрсә көтә! Балалар Кыш бабайны бик матур итеп каршы алдылар, рәхәтләнеп шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар, «урманда чыршы туды» җыры астында әйлән-бәйлән әйләнделәр, табышмакларга җавап бирделәр, бүләкләр алдылар.