Татарстанда Цифрлы икътисад компетенцияләре буенча укуларга теркәлү уза. Уку-укыту программаларында катнашу өчен 30 декабрьгә кадәр теркәлергә мөмкин, курслар түләүсез нигездә 2020 елның гыйнвар-июнь айларында узачак.
Бүгенге көндә цифрлы икътисад компетенцияләрен формалаштыруга юнәлдерелгән белем бирү программаларын теркәү бара. Укуларда катнашу өчен гаризалар сылтама буенча кабул ителә. Татарстанда барлыгы меңгә кадәр кеше бушлай укытачак.
Проект эшкә сәләтле халыкка шәхси цифрлы сертификатлар бирү моделен апробацияләү кысаларында тормышка ашырыла. Татарстанда төбәк операторы итеп Иннополис Университеты билгеләнгән.
Кызыксындырган сорауларны +7(800)700-20-35 телефоны буенча, шулай ук университетның Координация үзәгендә +7(843)209-95-22 номеры буенча бирергә мөмкин, дип хәбәр итә ТР Дәүләт идарәсенең Цифрлы үсеш министрлыгы.