Сәфәр барышында Дәүләт Думасы депутаты Ольга Павлова муниципаль район башлыгының беренче урынбасары Константин Иванов озатуында җирле балалар йортында булды, һәм традиция буенча малайларга һәм кызларга бүләкләр тапшырды.
Шуны билгеләп үтәргә кирәк, тәрбияләнүчеләр дә очрашуга әзерләнделәр, кадерле кунакларны түземсезлек белән көттеләр. Балалар концерт номерлары әзерләгәннәр, төрле конкурсларда һәм ярышларда ирешкән уңышлары белән уртаклаштылар.
Ольга Ивановна бу еллар эчендә барлык тәрбияләнүчеләрнең дә аның өчен туганнары булуын ассызыклады.