Ольга Павлова чистайлыларның сорауларына җавап бирде һәм Денис Чапуринга бүләк тапшырды

2019 елның 27 декабре, җомга

Гражданнарны кабул итүдә торак характерындагы, пенсияне индексацияләү, социаль юл йөрү билетларына кагылышлы мәсьәләләр кузгатылды.

Ольга Павлова гражданнарны кабул итте. Аңа сораулар белән торак шартларын яхшырту буенча чиратта торучы пенсионер, башлангыч сыйныф укытучысы мөрәҗәгать итте.

Очрашу җанлы әңгәмә форматында узды, аның барышында чистайлылар депутатка үзләрен борчыган сорауларны бирә һәм конкрет компетентлы җаваплар ала алдылар. Чистай районы Башкарма комитетының Торак сәясәте бүлеге, Пенсия фонды, социаль яклау бүлеге белгечләре, район җитәкчелеге дә гражданнарның сорауларына җавап бирделәр.

Аларның күбесенең карарын Ольга Павлова үз контроленә алды, шулай ук район җитәкчелегенә аларның хәл ителешен күзәтергә кушты.

Ольга Ивановна шулай ук уттан бер яшьлек кызны коткарган Денис Чапуринга бүләк тапшырды. Барлык яраткан герой депутаттан бүләккә Дәүләт Думасы символикасы төшерелгән исемле сәгать, Рәхмәт хаты һәм Татарстанда туып – үскән Бөек Ватан сугышы геройлары турында китап алды.  

- Денис белән күптән танышасым килде. Мин аңа бик рәхмәтле. Ул бөтенләй дә уйламыйча, яна торган йортка керде. Безнең барыбыз өчен дә, аерым алганда, минем өчен – ул чын герой, - ди Ольга Ивановна.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International