Чистай РҮХ иҗат командасының Дәүләт Думасы депутаты Ольга Павлова белән очрашуы

2019 елның 27 декабре, җомга

Чистайда РФ Дәүләт Думасы депутаты Ольга Павлова булып китте. Беренче чиратта ул Чистай бала тудыру йортында һәм балалар сырхауханәсендә булды. Ул баш табиб Рәис Мостафин белән поликлиниканың яңа бинага күчкәннән соң эше турында фикер алышты, яңа җиһазларның эше белән танышты.

"Балалар поликлиникасы заманча медицина җиһазлары белән тәэмин итү ягыннан да, балалар һәм аларның ата - аналары өчен дә уңайлы булу ягыннан да, барлык заманча таләпләргә туры килә", - дип билгеләде Ольга Ивановна.

Район үзәк хастаханәсендә күп кенә иҗади яшьләр эшли, алар профсоюз комитеты һәм җитәкчелек ярдәме белән төрле чараларда катнашалар. Икенче ел рәттән «Наше время — Безнен Заман»телевизион фестивалендә уңышлы катнашалар.
Дәүләт Думасы депутаты медицина хезмәткәрләрен фестивальдә җиңүләре белән котлады, социаль тормышта актив катнашканнары өчен рәхмәт белдерде һәм президент – видеокамера бүләк итте.

"Мин фестивальнең гала-концертында катнаштым. Чарадан соң мин Сезнең белән шәхсән очрашып, танышырга һәм котларга теләдем", - диде балаларга Ольга Павлова.

Яшьләр, үз чиратында, депутатка визиты өчен рәхмәт белдерде. Медхезмәткәрләр яңа елдан фестивальнең яңа сезонына әзерлек башланачагын билгеләп үттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International