Медицина оешмасында 26 декабрьдә бәйрәм чарасы булды. Исегезгә төшерәбез, шәһәр һәм район сырхауханәләрен модернизацияләү буенча республика программасын тормышка ашыру кысаларында, капиталь ремонттан соң бер ел элек, тиешле диагностика һәм дәвалау җайланмалары белән җиһазландырылган заманча хатын-кызлар консультациясе ачылды. Хатын-кызлар консультациясе элек хатын-кызлар монастыре карамагында булган борынгы бинада урнашкан, аңа 19 гасырның беренче яртысында нигез салынган. Биредә авыр тормыш ситуацияләренә юлыккан хатын-кызлар приютын табып, нәкъ менә шушы бинада хатын-кызлар консультациясенең урнашуы символик мәгънәгә ия.