Ел саен 27 декабрьдә Россия коткаручылары үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтә.
Кеше гомерен саклап калу – үтә җаваплы, катлаулы һәм мактаулы эш, ул һәркемнең дә кулыннан килми. Бары тик көчле рухлы, батыр, фидакарь шәхесләр генә башкалар хакына үз-үзләрен куркыныч астына куя алалар.
Ярдәмгә килергә әзер булу, авырлыклар алдында югалып калмау, башкаларның бәласенә битараф булмау – коткару хезмәтләре хезмәткәрләрен нәкъ менә шушы сыйфатлар аерып тора да инде.
Алар безнең гомеребезне һәм сәламәтлегебез не саклыйлар, гадәттән тыш хәлләрне булдырмый калалар, табигый бәла-казалар нәтиҗәләрен бетерәләр. Район халкының иминлеген тәэмин итүдә белгечләр тарафыннан шәһәр һәм район халкы белән кисәтү эше алып барыла. Ә авыр хезмәтләре һәм күпсанлы коткарылган гомерләр өчен төп бүләк булып якташларының эчкерсез рәхмәтләре һәм зур хөрмәте кала.
Бетмәс-текәнмәс тормыш энергиясе үрнәге булган, зур остазлык эшләре алып барган, бүгенге көндә яшь буынга бәяләп бетергесез тәҗрибә һәм белем биргән хезмәт ветераннары рәхмәт сүзләренә лаек.
Хөрмәтле коткару хезмәте хезмәткәрләре һәм ветераннары! Сезне чын күңелдән һөнәри бәйрәмегез – Коткаручы көне белән котлыйм. Сезгә нык сәламәтлек, күтәренке кәеф,
иминлек, рухи ныклык, игелекле эшегездә уңышлар, гаиләләрегезгә бәрәкәт, тынычлык телим!
Чистай муниципаль районы башлыгы, Дмитрий Иванов