Иң элек аксакаллар җитәкчесе Фәрит Мөҗип улы чыгыш ясады, ул Чистай шәһәре мөхтәсибе Мөхәммәт хәзрәт Кыямов исеменнән сәламләде, Яңа Елда уңышлар һәм сәламәтлек теләде.
Шулай ук шәһәр башлыгы урынбасары Михаил Ксенофонтов, Чистай муниципаль районы Советы Аппараты җитәкчесе Равил Мәзгутов һәм шәһәр аксакаллары чыгыш ясады. Алар Чистай мөхтәсибәтенә кунакчыллыклары өчен рәхмәт белдерделәр.
Катнашучылар бүген фильмны карый, интерактив һәм оттырышсыз лотереяда катнаша алдылар. Соңыннан барысын да бәйрәм ашы көтте. Мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр җәмгыяте чарадан канәгать калды һәм оештыручыларга рәхмәт белдерде.