Каргалы Мәдәният йортында авыл халкы күп җыелган иде. Моның сәбәбе - авылның туган көне. Тантаналы өлеш алдыннан алар барысы бергә кайнар чәй эчтеләр, милли ризыклар белән сыйландылар һәм аралаштылар. Анда чын-чынлап өйдәге уңайлыклар хөкем сөрә иде.
Сәхнәдән ерак түгел төрле мәйданчыклар эшләде. Каргалы гимназиясе укучылары, махсус сайтлар ярдәмендә, кунакларга үзләренең Ватан өчен көрәшкән туганнары турында белергә ярдәм иттеләр, балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр заманча һәм борынгы кул эшләрен күрсәттеләр.
Концертта иҗат номерлары белән җирле артистлар чыгыш ясады. Шулай ук сәхнәдән җылы котлау сүзләре дә яңгырады.
Бу хакта тулырак "Чистопольские известия" ("Чистай хәбәрләре") (16+)