Чистай муниципаль районы башлыгы Дмитрий Иванов, шулай ук башка кайбер җитәкчеләр Чистай балалар йортына, Татар Ялтаны интернат-мәктәбенә, инвалидлар йортына һәм районның башка социаль учреждениеләренә газета-журналларга язылу бүләк иттеләр.
Атна саен үткәрелә торган планерка вакытында Дмитрий Иванов әлеге эшчәнлекнең әһәмиятен билгеләп үтте һәм барлык җитәкчеләрне активлашырга һәм матбугат басмаларына үзләренә генә түгел, мохтаҗларга подписка бүләк итәргә чакырды.
Чарада катнашучылар ведомство карамагындагы учреждениеләр ветераннарына һәм хәтта үз әти-әниләренә бүләк подпискасы рәсмиләштерә алдылар. Әлеге чара балаларга һәм ялгыз кешеләргә 2020 елның гыйнвар-июнь айларында үз күзаллауларын киңәйтергә, күп кенә яңа һәм файдалы басмалар белергә мөмкинлек бирә. «Игелек агачы» хәйрия проектына теләге булган һәр кеше кушыла ала. Акция Россия почтасы тарафыннан даими рәвештә үткәрелә. Социаль учреждениеләр адресына барлык почта элемтә бүлекләрендә дә язылу кабул ителә.