Чыршыны татар эстрадасы йолдызлары Лилия Муллагалиева, Булат Нигъмәтуллин, Айгөл Бариева, Раяз Фасыйхов һәм Ләйсән Мәхмүтова, «Восток» мәдәни-спорт үзәге солистлары Светлана Кузнецова һәм Иван Крашенинников кабыздылар.
«Без бүген яңартылган скверда чараны ачабыз. Әхмәт Әхәт улы Ситдыйков һәм Марат Хөснулла улы Губеевка рәхмәт әйтәсе килә. Скверны яңарту-ул аларның инициативасы һәм хезмәте», - диде Чистай муниципаль районы башлыгы Дмитрий Иванов. Ул микрорайон халкына бәхет теләде һәм алда зур планнар һәм бурычлар торуын билгеләп үтте.
Чистайлыларны якынлашып килүче Яңа ел белән котларга «Ямашнефть» НГДУ башлыгы, Чистай муниципаль районының Мактаулы гражданины Виктор Смыков килде. "Бары тик Чистайда гына шундый күп кешене һәм игелекле карашларны күрергә мөмкин», - дип гаҗәпләнеп башлады чыгышын Виктор Васильевич. Скверда, чыннан да, микрорайонда яшәүчеләр бик күп җыелган иде. Ул билгеләп үткәнчә, соңгы елларда Чистайда бик күп эшләр башкарылды. "Яңа ел-өметләр бәйрәме. Бу ел игелекле һәм шатлыклы булырга вәгъдә итә», - дип өстәде ул.
Чараның рәсми өлешен «Тегермән мәйданы» 4 нче ТОС җитәкчесе Әхмәт Ситдыйков төгәлләде. Ул микрорайонның барлык халкына уңышлар һәм казанышлар, чәчәк атуын һәм яхшы кәеф теләде. Ул шулай ук микрорайон халкына һәм район җитәкчелегенә рәхмәт белдерде.
"Виктор Васильевич, шәһәрдә ТҖҮләр оештыруыгыз һәм һәрьяклы ярдәмегез өчен рәхмәт сезгә, - диде Әхмәт Әхәт улы Смыковка һәм район инфраструктурасын үстерүгә зур өлеш керткәннәре өчен Марат Хөснулла улы Губеевка һәм аның коллективына рәхмәт сүзләрен җиткерде".
Бәйрәм Кыш бабай белән Кар кызы очрашуы белән дәвам итте, аларны түземсезлек белән балалар көтте, ә аннан соң «Тегермән мәйданы» скверында Лилия Муллагалиева, Булат Нигъмәтуллин, Айгөл Бариева, Раяз Фасыйхов, Ләйсән Мәхмүтова, Светлана Кузнецова һәм Иван Крашенинников чыгыш ясадылар.
Микрорайонда яшәүчеләр чарага чакырылган йолдызлар белән бергә җырлады һәм биеде. Бәйрәм чарасын үткәрү вакытында скверда сәүдә нокталары эшләде. Чара якынлашып килүче бәйрәм – яңа 2020 елны каршылау уңаеннан бәйрәм салюты белән тәмамланды.