Чистай муниципаль районы башлыгы Дмитрий Ивановның Энергетиклар көне белән котлавы

2019 елның 22 декабре, якшәмбе

Хөрмәтле энергетика комплексы ветераннары һәм хезмәткәрләре!

Сез предприятие һәм оешмаларга, мәктәпләргә, хастаханәләргә, балалар бакчаларына өзлексез электр энергиясе бирүне тәэмин итәсез, чистайлыларның йортларында ни дәрәҗәдә җылы һәм уңайлы булуы сезнең эшегездән тора, бу исә хәзерге дөньяда кеше тормышы сыйфатына йогынты ясый.

Сезнең эштә вак-төякләр юк. Сезнең хезмәтегез югары һөнәри осталык, компетентлык, дисциплина таләп итә, чөнки сезнең җилкәдә объектларның энергетик куркынычсызлыгы өчен җаваплылык ята. Хәтта һөнәри бәйрәмдә дә сезнең күпләрегез эш урынында котлаулар кабул итә һәм экстремаль хәл килеп туган очракта да оператив рәвештә эш итәргә әзер. Бүген сез җитештерү бурычларын уңышлы хәл итәсез, техник яктан яңадан коралландыру белән шөгыльләнәсез, Заманча технологияләрне үзләштерәсез, инновацияләрне гамәлгә кертәсез.

Энергетика комплексының ышанычлы нигезен, бүгенге электр энергетикасының нигезен салган тармак ветераннарына, һөнәрләренә тугрылыклы булып калган, ә хәзер яшьләрнең тирән белемнәрен тараткан ветераннарга рәхмәт белдерәм.

Бу бәйрәм көнендә намуслы хезмәтегез, эшкә һөнәри якын килүегез өчен рәхмәт сүзләрен кабул итегез. Сезгә авариясез эш, үз көчегезгә ышаныч, барлык башлангычларның уңышлы тәмамлануын, бетмәс-төкәнмәс энергия, нык сәламәтлек, гаилә иминлеге телим.

 

Чистай муниципаль районы башлыгы Д. А. Иванов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International