"ФАСТРЕК.РФ" порталын анонслау турында

2019 елның 19 декабре, пәнҗешәмбе

2019 елның 24 октябрендә «минем бизнес» форумы кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнеханов Россия өчен уникаль булган ФАСТТРЕК.РФ күп функцияле цифрлы платформасын (алга таба – Портал) тәкъдим итте.

Портал ярдәмендә ярдәм чараларын алу 2 тапкыр тизрәк бара, гаризаларны карау статусын шәхси кабинетта онлайн режимда күзәтергә мөмкин. Барлык документлар һәм гаризалар порталга электрон форматта кертелә.

2019 ел ахырына кадәр Портал аша Татарстан эшкуарлары арасында иң популяр ярдәм чараларын алырга мөмкин булачак, ә 2020 ел дәвамында 40тан артык ярдәм чарасы күрсәтеләчәк.

Сайтка сылтама https://фасттрек.рф/

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International