Узган атнада Чистайда 430 тонна сөт җитештерелгән

2019 елның 18 декабре, чәршәмбе

Агросәнәгать комплексы өлкәсендәге яңалыклар белән атналык планеркада катнашучыларны Чистай муниципаль районының авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Александр Ромадановский таныштырды. Атналык планерканы район башлыгы Дмитрий Иванов алып барды.

«Чистай Агро» ҖЧҖендә көндәлек сөт җитештерүнең артуы-42%, «Чистай» АФда 18% ка артты.

Хуҗалыкларда техниканы 2020 елгы язгы кыр эшләренә әзерләү эше дәвам итә: бүгенге көндә тырмаларны ремонтлау төгәлләнде, культиваторларның, чәчкечләрнең һәм тракторларның яртысыннан күбрәге ремонтланды. Район хуҗалыкларында авыл хуҗалыгы техникасын ремонтлау мониторингы көндәлек контрольгә алынды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International