Синоптиклар начар һава шартлары турында кисәтә

2019 елның 15 декабре, якшәмбе

Синоптиклар мәгълүматларына караганда, 2019 елның 16 декабрендә көндез һәм кич Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән көтелә:

- буран, көчәйгәндә көньяк җилнең тизлеге секундына 15 метрга кадәр;

 -бозлавык;

- юлларда бозлавык.

Чистайда һава торышы турында тулырак: 

Аязучан болытлы һава.

Төнлә урыны белән бераз кар.

Көндез һәм кич кар, юеш кар; аерым районнарда буран һәм бозлавык.

Җил көньяктан секундына 6-11 метр, урыны белән көчәйгәндә 15 метрга кадәр.

Төнлә һаваның минималь температурасы -6..- 9º, аязган вакытта-12º ка кадәр.

Көндез максималь һава температурасы -2..-4º.

Юлларда бозлавык.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International