Закон чыгару палатасына сайлаулар 22 декабрьдә узачак, әмма Чистайда яшәүче Үзбәкстан гражданнары бүген сайладылар.
Яшьләр үзәгендә урнашкан сайлау участогына Үзбәкстан гражданнары аның ачылганнан бирле килә башлады. Чистайда вакытыннан алда тавыш бирү процедурасын Үзбәкстан Республикасының Россия Федерациясендәге илчелеге вәкилләре уздырды.
«Безнең сайлау комиссиясе вәкилләре 12-18 декабрьдә Татарстан шәһәрләрендә һәм районнарында эшләячәк. Яңа законнар нигезендә яңалык кертелде. Россия территориясендә беренче тапкыр Үзбәкстан гражданнары өчен мондый масштабта вакытыннан алда сайлаулар үткәрелә. Элек Мәскәүдә һәм Новосибирскида генконсуллык базасында ике сайлау участогы булган», - диде Үзбәкстан Республикасының Россия Федерациясендәге Илчелеге Киңәшчесе Алишер Зиямөхәммәтов
Сайлауларда биш сәяси партия – Демократик «Милли тикланиш», социаль-демократик «Адолат», Халык-Демократик НДПУ, эшкуарлар һәм эшлекле кешеләр хәрәкәте – либераль-демократик партия (УзЛиДеП) һәм экологик партия катнаша.
Участок эшли башлаганнан соң, республика парламенты составы өчен вакытыннан алда 60 тан артык кеше тавыш бирде. Күзәтүчеләр билгеләп үткәнчә, участокта тавыш бирү тәртип бозуларсыз уза.
Хәзерге вакытта Чистайда яшәүче Альфира Нагаева кызы һәм оныгы белән бергә сайлауларга килде. Ул билгеләп үткәнчә, сайлауларда катнашу аның өчен бик мөһим.
«Без бу вакыйганы беркайчан да калдырмыйбыз. Элек тавыш бирү өчен туган якларына йөрергә туры килде. Бүген Чистайда тавыш бирәбез һәм бу безнең өчен бик уңайлы. Барлык кандидатлар да лаеклы, үзләренең сайлавына ышана», - ди Альфира Минневәлиевна.
Сайлауларда Татарстанның башка шәһәрләрендә яшәүчеләр дә катнаша ала. Ике сайлау комиссиясе республиканың 30га якын торак пунктын йөреп чыгарга планлаштыра.