Бүген Гомумроссия гражданнарны кабул итү көне уза

2019 елның 12 декабре, пәнҗешәмбе

Чистай муниципаль районы һәм Чистай шәһәре җитәкчелеге халыкны шәхсән кабул итә.

Чистай муниципаль районы башлыгы Дмитрий Ивановның кабул итү бүлмәсенә биш чистайлы мөрәҗәгать иткән инде. Халыкның мөһим мәсьәләләрен хәл итүдә шулай ук Чистай муниципаль районы шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе Илдар Рәхимов, Чистай муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Ләйсән Кашапова һәм торак сәясәте бүлеге башлыгы Халидә Нуруллина катнашты. ​

Гомумроссия гражданнарны кабул итү көне 12 сәгатьтә башланды һәм 20.00 сәгатькә кадәр дәвам итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International