2019 нчы елның 30 нчы маенда чыккан «белем бирү эшчәнлеген гамәлгә ашыручы оешмалар, белем бирү эшчәнлеген гамәлгә ашыру шартлары сыйфаты турында мәгълүматны җыю, анализлау һәм гомумиләштерү операторы турында» под-880/19 номерлы ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының Боерыгы нигезендә «Умай «Идел буе гаилә академиясе " коммерцияле булмаган автоном оешмасы тарафыннан белем бирү эшчәнлеген башкару шартларын бәйсез бәяләү үткәрелде.Әлеге боерыкка ярашлы рәвештә, сыйфатка бәйсез бәя бирергә тиешле 45 оешма билгеләнде. 2019 елда Белем бирү эшчәнлеген гамәлгә ашыручы оешмалар,хезмәт күрсәтү шартларының сыйфатын бәйсез бәяләү нәтиҗәләре буенча «Чистай балалар йорты» ДББМУ рейтингта лидер дип танылды. Ә без, үз чиратыбызда, ЭЭМ шефларына, балалар йортының барлык дусларына һәм волонтерларга хезмәттәшлек һәм ярдәм итүләре өчен рәхмәт белдерәбез!