"Мәдәният мозаикасы» проекты кысаларында безнең район территориясендә яшәүче халыкларның милли мәдәният айлыклары үткәрү матур традициягә әверелде. Октябрь аенда районда Татар мәдәнияте айлыгы узды, ә ноябрьдә, Чистай муниципаль районында чуваш мәдәнияте айлыгы кысаларында, бюджет учреждениеләрендә чуваш мәдәниятенә багышланган чаралар узды.