Чистайда тарихи объектларны консервацияләү буенча волонтерлык акциясе

2019 елның 2 декабре, дүшәмбе

Муниципаль район башлыгы Дмитрий Иванов һәм Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Ольга Балтусова оештыру киңәшмәсе үткәрделәр.

Киңәшмәдә акцияне оештыру һәм аны финанс белән тәэмин итү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Беренче чиратта эшләр К.Маркс урамында һәм Ленин урамында узачак. Бу - коймалар урнаштыру, тәрәзәләрне һәм ишекләрне мародёрлар үтеп керүдән каплау. Шулай ук шәхси йорт хуҗаларына «Том Сойер Фест» хәрәкәтенең ирекле вәкилләре көче белән фасадларны ремонтлауда ярдәм күрсәтү мәсьәләләре буенча фикер алышынды, аның координаторы тарих һәм мәдәният һәйкәлләрен саклау буенча Татарстан төбәк җәмгыяте. Энтузиастлар шәһәрнең үзәгендә мәдәни мирас объектларын да кертеп, 15 торак йортны ремонтлаган Казан шәһәре тәҗрибәсенә мөрәҗәгать итәргә тәкъдим ителде.

Чистайда волонтерлар лагере 5-7 декабрьдә оештырылачак һәм консервациянең беренче этабы булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International