Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында өч инвестицион проектны уңышлы якладылар. Чистай шәһәрендә кою производствосы булдырылачак, пластмасса эшләнмәләр җитештерү һәм җитен җепселләрен эшкәртү оештырылачак. 2020 ел дәвамында инвесторлар тарафыннан 30 млн. сумнан артык акча кертеләчәк, 40 ка якын эш урыны булдырылган.