Чистай үзәк район хастаханәсендә Бөтендөнья СПИД белән көрәш көненә багышланган чаралар узды

2019 елның 29 ноябре, җомга

Чистай шәһәрендә ВИЧ-инфекция мәсьәләләре буенча гражданнарның мәгълүматлылыгын арттыру максатларында ел саен 1 декабрьдә билгеләп үтелә торган СПИДка каршы халыкара көрәш көненә багышланган чаралар уздырылды.

2019 елның 27 ноябрендә “Чистай үзәк район хастаханәсе” ДАССУ поликлиникасында Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсенең Чистай, Спас районнарында һәм “Татарстан Республикасында гигиена һәм эпидемиология үзәге” ФБУЗ филиалы белгечләре белән берлектә медицина хезмәткәрләре өчен семинар үткәрелде. Семинар барышында медицина ярдәме күрсәткәндә эпидемиологик хәл, клиника, диагностика, дәвалау һәм ВИЧ-инфекцияне профилактикалау мәсьәләләре каралды. Шулай ук җыелышта Чистай муниципаль районында ВИЧ-инфекция буенча эпидемиологик вәзгыять турында сүз барды һәм ВИЧ ка тикшерелергә тиешле контингент исемлеге билгеләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International