2019 елның 25 июнендә 95 яшь тыл хезмәтчәне Тяглова Анна Павловна билгеләп үтте.
Юбилярны котларга Чистай шәһәре башлыгы урынбасары Михаил Ксенофонтов килде, ул Чистай муниципаль районы башлыгы Дмитрий Иванов исеменнән котлау открыткасы һәм кыйммәтле бүләк тапшырды.
Анна Павловнаны 1941 елның июнендә токарь һөнәрен укыту өчен ФЗОга җибәргәннәр. Ул белгечлек алып, фронт өчен ГАРО заводында танкка каршы бронебойлы пулялар ясаган. Беренчеләрдән булып, заводта «Фидакарь хезмәт өчен» медале белән бүләкләнгән. Бөек Ватан сугышы тәмамлангач, 22 ел дәвамында заводта токарь булып эшли, автогараж җиһазлары өчен төрле детальләр җитештерә.
Анна Павловна ике үги улын һәм туган кызын тәрбияләгән. Хәзерге вакытта аның 6 оныгы һәм 11 оныкчыгы бар.