2019 елның 23 ноябрендә «Чистай үзәк район хастаханәсе» ДАССУ җитәкчелегендә, 2020 елгы чыгарылыш укучыларын һөнәри юнәлеш алу һәм эшкә урнаштыру планы кысаларында масштаблы чара оештырылды. Бу көнне Чистай үзәк хастаханәсенең дәвалау учреждениеләре буенча Казан дәүләт медицина университеты студентлары өчен баш табиб урынбасарлары һәм сәламәтлек саклау учреждениеләре җитәкчеләре экскурсия уздырды.