21-22 ноябрьдә Оренбургта «Оренбург кырые - Евразия йөрәге» халыкара форумы уза «гражданнар мәнфәгатьләрендә милли инициативаларның Евразия интеграциясе».
Форум Оренбург өлкәсе Хөкүмәте тарафыннан 2010 елдан бирле уздырыла һәм Россиядә тәҗрибә алмашу, халыкара хезмәттәшлек, киләчәк технологияләр, икътисад һәм җәмгыять мәсьәләләрендә карарлар эзләү һәм көчләрне берләштерү өчен иң эре дискуссия мәйданчыкларының берсенә әверелде.
Форумның максаты - аерым илләрнең милли инициативалары синергиясе нигезендә Евразия пространствосы кысаларында интеграцияләү өчен өстәмә мөмкинлекләр тудыру, төрле илләрнең дәүләт, иҗтимагый һәм бизнес-субъектлары арасында икътисадый элемтәләрне үстерүне тәэмин итү.
Быел Форумның төп темасы: «Гражданнар мәнфәгатьләрендә милли инициативаларның Евразия интеграциясе».
Форумга 3 меңнән артык кунак килергә җыена. Алар арасында чит дәүләтләрнең рәсми затлары, хакимият органнары вәкилләре, экспертлар, икътисад, стратегик үсеш һәм инновацияләр өлкәсендәге белгечләр, иҗтимагый институтлар һәм бизнес вәкилләре.
Форумның структур эшлекле программасы дүрт тематик блоктан (треклардан) торачак.